Лицензиатның дистанцион мәктәбе: күчмә тикшерү

2015 елның 29 мае, җомга

Лицензиатның, лицензиягә дәгъва кылучының гаризасын карау һәрвакытта да гаризада күрсәтелгән объектка чыгып тикшерү белән тәмамлана, лицензия (кушымта) бирүдән әле документар тикшерү этабында ук баш тартылган очраклардан тыш.

 Планнан тыш тикшерү уздырылачагы турында гариза бирүчегә тикшерүгә бер тәүлек кала хәбәр ителергә тиеш. Ә план буенча күчмә тикшерү уздырылачагы турында – тикшерү башланырга өч эш көненнән дә соңга калмыйча.

Законда билгеләнгәнчә, күчмә тикшерү документар тикшерү барышында лицензия таләпләренең үтәлешен билгеләү мөмкинлеге булмаганда башкарыла. Документар тикшерү барышында җир кишәрлегенең, бинаның, җиһазларның фактта булуын исбатлау мөмкинлеге булмаганга, боларның барысын да күрү өчен күчмә тикшерелү оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International