Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Татарстан-2030» Стратегиясен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетына тәкъдим итте

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды.

Утырышта  «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Үзенең докладында ул стратегиянең төп нигезләмәләре, республиканың өстенлекле үсеш юнәлешләре, проектлар һәм алга куелган максатларны тормышка ашыру механизмнары турында сөйләде.

Доклад тыңланганнан соң, утырышта катнашучылар тәкъдим ителгән закон проектын хупларга дигән карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International