Монопоиягә каршы Федераль хезмәт тарафыннан Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча 2014 елда көндәшлелек интенсивлыгы дәрәҗәсе һәм көндәшлелек мохите торышы буенча Россия субъектлары рейтингы эшләнде. Рейтинг буенча Татарстан Республикасы, лидерларның беренче дистәсенә кереп, 7нче урынны били.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында белем бирү өлкәсендәге коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен аларның федераль һәм республика грантларын бүлүдә катнашу сораулары буенча республика семинары үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икътисад һәм социаль өлкә тармаклары үсеше бүлеге башлыгы Зөлфия Мөхәммәдьярова чыгыш ясады.
2015 елның 26 маенда НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» (алга таба – Фонд) урынбасар директоры Ляйсан Шигапова ОАО «Сбербанк России» оештырган эшчәнлекләр көненә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты программасын тәмамлаучылар ассоциациясе белән берлектә Томск өлкәсе эшкуарлары өчен Татарстанда стажировка оештырды. 2015 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Томск эшкуарлары, Татарстанның хакимият органнары һәм эшлекле даирәсе вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» үтте.
2015 елның 26 маенда Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итү кысаларында «Экспоцентр» Үзәк күргәзмәләр комплексында «Кече һәм урта бизнес: алгарыш стратегиясе» бөтенроссия конференциясе узды. Конференция чараларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе дә катнашты.
2015 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының Француз Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә француз кече һәм урта бизнес компанияләре вәкилләре белән очрашу оештырылды.
Очрашуда француз предприятиеләренең Татарстанда инновациле инфраструктура объектларын эшләүдә катнашу ихтималлыгы аша инновацияле хезмәттәшлекне үстерү сораулары каралды.
Чара Мәскәүдә 2015 елның 22 маенда уздырылды. Фикер алышулар темасы буларак Интеллектуаль милек өлкәсендә озак срокка исәпләнгән дәүләт стратегиясе концепциясен эшләү соравы күтәрелде. Утырышта Совет әгъзалары, чакырылган экспертлар, Россия интеллектуаль милек академиясе студентлары катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Оешмалар милкенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрә.
Анда эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә яки аларны кертүгә этәргеч бирә торган нигезләмәләр, һәм шулай ук эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлары өчен акланмаган чыгымнарның барлыкка килүенә этәргеч бирә торган нигезләмәләр булса, үзегезнең фикер һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.
«Промсвязьбанк» АҖ, Magram Market Research маркетинг һәм социологик тикшеренүләр агентлыгы белән берлектә, микро, кече һәм урта предприятиеләр сегментында бизнес-кәефләрне даими тикшереп торуга юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыра. Проект «RSBI Таяныч Индексы» дип атала һәм Россия Иҗтимагый палатасы һәм «Опора России» кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия эшкуарлары көне белән тәбрик итәм!
Безнең уртак хезмәтебез алга таба да Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүгә ярдәм итәр һәм республика икътисады үсешенә өстәмә импульс бирер, дип ышанам.