2015 елның 27 маенда чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрдән кергән тәкъдимнәрне карау һәм 2015 елга Татарстан Республикасы өчен расланган квота кысаларында эшче көчләрне яңадан бүлү буенча Эшче төркем утырышы уздырылды. Эшче төркем утырышында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрдән кергән 13 гариза каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, һәм шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе бәяләмәләре тыңланды.