Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татарстан-2030» Стратегиясе буенча доклад ясады

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 27 маенда Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышы уздырылды.

Утырышта  2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Стратегиянең төп нигезләмәләре, республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, һәм шулай ук алга куелган максатларга ирешү чаралары, проектлары һәм механизмнары турында сөйләде.

Доклад тыңланганнан соң, утырышта катнашучылар тәкъдим ителгән закон проектын хупларга дигән карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International