2015 елның 22 маена Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесенә «Лизинг-Грант» җиһазлар сатып алуны субсидияләү программасы буенча дәүләт ярдәме алуга дәгъва кылучылардан барлыгы 313 гариза керде, шуларның 185е - бер елдан артык эшчәнлек алып барган кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан, 128е яңа эш башлап җибәрүче эшкуарлардан керде. Тапшырылган гаризаларның гомуми суммасы 472 млн сумны тәшкил итте.
2015 елның 1 июненә кадәр гаризалар конкурста катнашу таләпләренә туры килү яки туры килмәү ягыннан тикшереләләр. Якынча 2015 елның 8 июненнән Конкурс комиссиясе утырышлары башлана.