Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар-апрель айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының айлык социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде

2015 елның 29 мае, җомга

2015 елның гыйнвар-апрель айларында гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын)  һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары әйдәп баручылар рәтен били.

2015 елның гыйнвар-апрель айларында рейтингтагы урыннарындагы иң зур үзгәрешләргә Биектау һәм Кукмара (+6шар позиция) муниципаль районнары ирешкән. Рейтингта Бөгелмә һәм Әлки (-5әр позиция) муниципаль районнарының урыннары түбәнәйгән.

Рейтинг белән тулырак итеп Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының Территориаль үсеш бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International