Балалар приютында тәрбияләнүчеләр Икътисад министрлыгы булышлыгы белән «КидСпейс» мәйданчыгында булып, үзләрен төрле һөнәрләр буенча сынадылар

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  

 «Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» Дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләрне «КидСпейс» балалар шәһәренә алып барды.

Балалар шәһәрендә сәяхәт итеп, приютта тәрбияләнүчеләрнең төрле һөнәрләр белән танышырга, файдалы хезмәт күнекмәләре алырга мөмкинлекләре булды. Балалар бик рәхәтләнеп үзләрен төрле һөнәрләр буенча сынап карадылар. Әлеге экскурсия балаларга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәр, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International