27 майда Эшкуарлар көне кысаларында Казан шәһәренең Меңьеллык паркында «Эшкуарлар аллеясе» ачылды. Акциянең инициаторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы. Акциянең төп идеясе – эшкуарлыкны популярлаштыру.
Акция кысаларында 38 төп көмеш өрәңге агачы утыртылды.
Алга таба эшлекле иртәнге аш форматында рәсми затларның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы узды. Җәмгыятьтә эшкуарлыкны популярлаштыру, дәүләт тарафыннан бизнес алып баруга ярдәм чаралары күрсәтелү сораулары фикер алышулар темасы булды.