2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды.
Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.
2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды.
Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.
2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды.
Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү һәм гражданнарны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүгә җәлеп итү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында» 2015 елның 1 июнендәге 391нче карары кабул ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 октябрендәге 823нче карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» Дәүләт программасына түбәндәге үзгәрешләр кертелде:
- программаны финанслау күләме буенча;
- дәүләт программасының кайбер индикаторлары буенча;
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җитәкчелегендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының йөкләр агымы һәм транспорт логистикасын анализлау нәтиҗәләре буенча фикер алышуга багышланган киңәшмә узды.
Кама кластерына ярдәм күрсәтү программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән әлеге анализ кластерның транспорт инфраструктурасында булырга мөмкин «тар» урыннарны ачыклауга юнәлдерелгән.
2015 елның 18 маенда уздырылган аккредитация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 1 сәнәгать паркы, 2 бизнес-инкубатор, 2 төзелеп килүче сәнәгать мәйданчыгы һәм Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге 5 сәнәгать мәйданчыгы аккредитация алды.
Хөрмәтле нефть эшкәртү, нефть химиясе, химия һәм медицина тармаклары хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Татарстан Республикасы химия сәнәгате предприятиеләре дистәләгән еллар буена социаль-икътисадый бурычларны чишүдә хәлиткеч роль уйныйлар һәм илебез икътисадын үстерүдә төп позицияләрне билиләр.
2015 елның 28 маенда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча республика комиссиясе утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, һәм шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.