Яңартылган «Казан йортлар төзелеше комбинатын» ачу Казанда «InterConPan-2015 – Россиядә эре панельле йортлар төзелешен үстерү» Халыкара конференциясен үткәрүгә туры китерелде.
«Казан ЙТК» КПД-3 заводы җитештерү мәйданчыгы базасында оештырылган. Модернизацияләү проекты «Ак Барс Девелопмент» компанияләре төркеме тарафыннан 2012 елда башланган.
Делегациянең сәфәре 2015 елның 1 июлендә «Кама икътисадый зонасы» төркеменең модульара эше кысаларында «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе тарафыннан уздырылган Татарстан Республикасы министрлары, муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының квалификацияләрен күтәрү программасы буенча оештырылды.
2015 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының мәдәният өлкәсе өчен яшь белгечләр әзерләү темасына багышланган утырышын үткәрде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары кушылган видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында уздырылды.
Соңгы вакытларда үткәрелгән документар тикшерүләр нәтиҗәләре гариза бирүчеләрнең типик, уртак булган хаталарын ачты: тапшырылган кәгазьләр арасында үлчәү җиһазларын тикшертүне раслаучы документлар дөреслеккә туры килми.
Закон проекты сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законнарның планлаштыру һәм контрактны үтәү стадияләрендә заказчы тарафыннан бозылуын кисәтергә һәм дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны нәтиҗәле тәэмин итәргә булышачак.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев стратегик планлаштыру документларының федераль дәүләт реестрын булдыру турындагы карарны имзалады. Әлеге карарда стратегик планлаштыру документларына дәүләт теркәве уздыру, стратегик планлаштыру документларының федераль дәүләт реестрын алып бару тәртибе һәм сроклары билгеләнә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 2013-2016 елларда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм күрсәтү программасының 2015 елгы чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән өстенлекле проектларны һәм чараларны сайлап алу конкурсында катнашу өчен, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына кергән предприятиеләрдан һәм оешмалардан гаризалар кабул итә башлануын белдерде.
2015 елның 29-30 июне көннәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова җитәкчелегендәге Россия делегациясе Япониядә эш сәфәрендә булды.
Бизнес-миссиянең төп максаты 2015 елның 29 июнендә Япониянең Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Тосинори Кобаяси белән уртак рәислектә КУЭ сорауларына багышланган III Россия-Япония диалогын үткәрү булды.
Бүген Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хезмәттәшлек буенча III Россия –Япония очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Токио Индустриаль-технологик тикшеренү институтында булдылар.
«Инновацияле системалар һәм технологияләр агентлыгы» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен даими рәвештә бушлай ачык бизнес-семинарлар һәм тренинглар уздыруын исегезгә төшерәбез.
2015 елның 2 июлендә «Икътисадның әкренәюе шартларында персоналны кызыксындыру» темасына чираттагы бизнес-семинар оештыру күздә тотыла.