ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, белем бирү семинарлары үткәрүне дәвам итә.

Укулар һәр сишәмбе (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) һәм пәнҗешәмбе  көнне («Продукциянең электрон каталогы», ТР ЭТМС) 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында уздырыла.


2015 елның  1 июленнән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУнең Идел буе филиалында түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Авангардная ур., 74 (1нче подъезд) Россия Федерациясе территориясеннән читтә РФ гражданины шәхесен таныклаучы Россия гражданины паспортын («тере» чират буенча - «иске үрнәктәге»  чит ил паспортын) эшләү буенча  Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе дәүләт хезмәте күрсәтүгә гражданнардан гаризалар һәм документлар җыю башлана.



29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 29–30 июне көннәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Россия  делегациясе составында Токио шәһәрендә (Япония) рәсми сәфәр кылалар.

Визит кысаларында бүген  делегация  RIKEN Физик-химик тикшеренүләр институтында булды. Анда Икътисад министрлыгы җитәкчелегенең «RIKEN» институтлары челтәренең трансляцион медицина һәм диагностикасының  инновацияле программалары директоры доктор Йошихиде Хаяшизаки белән очрашуы узды. 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышы үтте. Сәнәгатьнең төрле өлкәләре өчен кайбер тәкъдимнәр каралды.

Карелиянең шунгит токымнары, алардан нәтиҗәле файдалану хакында Россия Фәннәр академиясенең Карелия фәнни үзәге Геология институтының (Петрозаводск шәһәре) шунгитлар лабораториясе мөдире  Владимир Ковалевский һәм "Шунгитон" ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Денис Зубков сөйләде. Шунгит токымнары Онега күленең төньяк-көнбатыш өлешендә дөньядагы иң зур борынгы углеродлы токымнар чыганагын барлыкка китерәләр. Анда 4 млрд тонна углерод запасы бар дип фаразлана. Әлеге уникаль табигый углерод бик күп өлкәләрдә: металлургия, төзелеш индустриясе һәм химия тармагыннан алып, чистарту системалары һәм медицина өлкәсендә файдаланыла. Ул арзан һәм регенерацияләнә, автошиналар, резина-техник эшләнмәләр, полимер, композит җитештерүдә кулланыла ала. Моннан тыш, шунгит токымнарының табигый үзенчәлекләре наноструктурлы материалларының яңа буынын алырга мөмкинлек бирә. Шунгит токымнарын файдалануның инновацион юнәлешләрен билгеләү өчен "Шунгит" технопаркы оештырылган. Татарстан фәне һәм бизнесы анда катнашу өчен чакырыла. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан компанияләре вәкилләре катнашында шунгит файдалану мөмкинлелкәрен өйрәнү өчен, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

Төбәк Галәм хезмәтләре үзәгенең мәгълүмати хезмәттәшлеге һәм галәм хезмәттәлеге нәтиҗәләрен файдалану тәҗрибәсе турында Югра мәгълүмати технологияләр фәнни-тикшеренү институты (Ханты-Мансийск) директоры Александр Зыков сөйләде. Аерым алганда, сүз су объектлары, факел җайланмалары, нефть белән пычранган участоклар, калдыкларны утильләштерү полигоннары торышын мониторинглау мөмкинлекләре хакында барды.

Рөстәм Миңнеханов галәм аша фотосурәтләр алу эшен перспективалы дип атады һәм әлеге мәсьәләне өйрәнү турында йөкләмә бирде. "Төзелеш материаллары" фәнни-җитештерү оешмасы" ҖЧҖ (Казан) директоры Рөстәм Мөхәммәтрәхимов бина һәм корылмаларны бизәү өчен импортны алмаштыручы цемент-сүсле һәм гипсоцемент-сүсле плитәләр эшләү турында бәян итте. Сүз җирле чималдан эшләнгән биопозитив, чыдам һәм арзанлы плитәләр турында барды. Тәҗрибә юлы белән аларның оптималь составы алынган. Проект әлегә НИОКР тәмамлану дәрәҗәсендә.  


Яшьләр эшкуарлыгы буенча «Businessteen» Бөтенроссия онлайн-квестының беренче йомгаклары ясалды.

Конкурста бөтен Россиядән барлыгы 24 мең укучы катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да 1263 мәктәп укучысы. «Businessteen» квесты финалына алдагы этапта иң күп балл туплаган 9 команда чыкты.

26
июнь, 2015 ел
җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды. Җыелышта шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

2015 елның 25 июнендә  Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2015 елның I кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча зыянга эшләгән яки табышларын киметүгә юл куйган мәгълүматлаштыру һәм элемтә оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.

Киңәшмәдә оешмаларның финанс нәтиҗәләре кимүгә йогынты ясаган сәбәпләр, оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм кайбер элемтә предприятиеләрен үзгәртеп коруга бәйле бурычларны юкка чыгару буенча күрелә торган чаралар тикшерелде.


Совет спикер Сергей Нарышкин күрсәтмәсен үтәү йөзеннән төзелә. Агымдагы елның май аенда комитетка закон проектларына хуҗалык эшчәнлеге шартларына кагылучы төзәтмәләр керткәндә, җайлау йогынтысын бәяләү практикасын тарату өчен, Россия бизнес җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекне активлаштыру юлларын эзләү турында уйларга күрсәтмә бирелгән иде.


Россия Федерациясенең «Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре турында» 2014 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль законына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе моноюнәлешле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен төзү үзенчәлекләре турында» 2015 елның 22 июнендәге 614нче карары кабул ителде.


2015 елның 25 июнендә «Алабуга» МИЗнда Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Алабуга һәм махсус икътисадый зона җитәкчелеге катнашлыгында   «Алабуга» МИЗ мисалында Татарстан Республикасында инновацияле мәйданчыкларның эшләү перспективалары һәм проблемалары» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International