Бүген Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хезмәттәшлек буенча III Россия –Япония очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Токио Индустриаль-технологик тикшеренү институтында булдылар.
Институт 40тан артык факультеты һәм тикшеренү үзәкләре булган 6 мәктәпне үз эченә ала.
Институт кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм мәйданчыгы булып тора: проектлар белән идарә итә, шул исәптән техник консультацияләр бирә, тиешле экспертизалар ясый, кирәкле җиһазларны коллектив куллануга тапшыра, заказчылар белән уртак тикшеренүләр һәм семинарлар оештыра.