Татарстан Республикасы делегациясе калдыклар белән эш итү системасы белән танышу максатында Түбән Новгород өлкәсенә барды

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Делегациянең сәфәре 2015 елның 1 июлендә «Кама икътисадый зонасы» төркеменең модульара эше кысаларында «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе тарафыннан уздырылган Татарстан Республикасы министрлары, муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының квалификацияләрен күтәрү программасы буенча оештырылды.

Республика делегациясе составына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы  һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре, Яр Чаллы һәм Кама икътисадый зонасына кергән муниципаль районнар җитәкчеләре һәм вәкилләре керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International