«Инновацияле системалар һәм технологияләр агентлыгы» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен даими рәвештә бушлай ачык бизнес-семинарлар һәм тренинглар уздыруын исегезгә төшерәбез.
2015 елның 2 июлендә «Икътисадның әкренәюе шартларында персоналны кызыксындыру» темасына чираттагы бизнес-семинар оештыру күздә тотыла.
Үткәрелү вакыты һәм урыны: 2015 елның 2 июле, 10:00дән 16:00 сәгатькә кадәр; Казан ш., Академик Парин ур., 6 («Россия Саклык банкы» ААҖнең 8610нче бүлегенең конференц-залы). Элемтәләр өчен: 8 (843) 2-454-369; + 7 963 120-46-69; info@smart-aist.ru.