Кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген алып баручы шәхси эшкуарлар, юридик затлар, лицензиягә дәгъва кылучылар игътибарына!

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Соңгы вакытларда үткәрелгән документар тикшерүләр нәтиҗәләре гариза бирүчеләрнең типик, уртак булган хаталарын ачты: тапшырылган кәгазьләр арасында  үлчәү җиһазларын тикшертүне раслаучы документлар дөреслеккә туры килми. 

Исегезгә төшерәбез, «Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль закон белән лицензия бирүдән (яңадан рәсмиләштерүдән) баш тарту өчен нигезләр билгеләнгән. Әлеге нигезләр арасында – лицензиягә дәгъва кылучы (лицензиат) тарафыннан лицензия алуга (яңадан рәсмиләштерүгә)  гаризада һәм (яки) аңа теркәлгән документларда дөрес булмаган яисә ялгыш мәгълүматның булуы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International