2015 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының мәдәният өлкәсе өчен яшь белгечләр әзерләү темасына багышланган утырышын үткәрде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары кушылган видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР мәдәният эшлеклеләре катнашты. Утырышта мәдәният өлкәсенең булачак белгечләре өчен кызыксындыру чараларының кирәклегенә, һәм шулай ук эш бирүчеләрнең уку йортлары белән тыгызрак хезмәттәшлеге таләп ителүенә басым ясалды.