Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм күрсәтү кысаларында 2015 елда федераль бюджеттан субсидия алу өчен Татарстан Республикасының гомуми гаризасына кертелергә тиешле чараларны сайлап алу турында игълан ителде

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 2013-2016 елларда Кама  инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм күрсәтү программасының 2015 елгы чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән өстенлекле проектларны һәм чараларны сайлап алу конкурсында катнашу өчен, Кама  инновацияле территориаль-җитештерү кластерына кергән предприятиеләрдан һәм оешмалардан гаризалар кабул итә башлануын белдерде.

Гаризалар 2015 елның 6 июленнән 10 июленә кадәр эш көннәрендә Мәскәү сәгате белән  9.00дән 18.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб.413.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International