«Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген «Россиядә индустриаль проектлар - 2015» форумы кысаларында Россиядә Индустриаль паркларның һәм технопаркларның гомуммилли геомәгълүмат системасын тәкъдир итү оештырылды.
Система махсуслаштырылган gisip.ru Интернет-ресурсы форматында эшли һәм илнең сәнәгать инфраструктурасы объектлары турындагы мәгълүмат белән тәэмин итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 гыйнвар-май айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде. 2015 елның гыйнвар-май айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2015 елның 2 июлендә Мәскәүдә Индустриаль парклар ассоциациясенең «Россиядә индустриаль проектлар - 2015» 6нчы халыкара форумы ачылды. Форум индустриаль паркларны төзү һәм үстерүнең көнүзәк проблемаларына багышланган.
2015 елның 1 июлендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Чернышевский урамы, 33, оф.15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешманың конференц-залында Фонд йөкләмәләрен (поручительстволарын) алу программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү төзү өчен банкларны сайлап алу конкурсында катнашуга банклар тарафыннан тапшырылган гаризалар салынган конвертларны ачтылар.
2015 елның апрель ахырында Новосибирск өлкәсе Хөкүмәтендә «ГЕММА» – иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр» XIII Халыкара конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының 8 предприятиесе дә бар иде.
«Лизинг җиһазлары үсеше: лизинг җиһазлары (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының беренче кертемнәрен (авансны) түләү чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча уздырылган сайлап алу конкурсында җиңүчеләр игътибарын Беркетмә расланганнан соң 30 эш көне эчендә, субсидияләр алу турында килешүне төзү өчен, документлар җыеп тапшырырга кирәклегенә юнәлтәбез.
Мораторий шәхси эшкуарларга да, кече бизнес билгеләмәсенә туры килә торган юридик затларга да кагылачак. Социаль өлкәгә, сәламәтлек саклау, мәгариф, җылылык белән тәэмин итү, электроэнергетика, энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру тармакларына караган компанияләр эшчәнлегенә әлеге законның йогынтысы булмаячак. Шулай да кайбер тикшерүләр калачак.
2015 елның 25 июнендә Казан (Идел буе) федераль университетында Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасында катнашучыларның чираттагы 18нче чыгарылышы узды.
Дипломнарны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институты директоры Наилә Баһаветдинова тапшырды.
2015 елның 29 июнендә Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Ведомствоара комиссия тарафыннан гомуми бәясе 58,2 млрд сумлык (соралган кредит ресурслары күләме – 36,8 млрд сум) җиде инвестицияле проект Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасында катнашу өчен сайлап алынды.