Закон проекты сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законнарның планлаштыру һәм контрактны үтәү стадияләрендә заказчы тарафыннан бозылуын кисәтергә һәм дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны нәтиҗәле тәэмин итәргә булышачак.
Закон проектында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның (алга таба – Федераль закон) сатып алуларны планлаштыру һәм контрактны үтәү стадияләрендә заказчы тарафыннан бозылуы өчен административ җаваплылык булдыруны күздә тоткан үзгәрешләрне Административ хокук бозулар кодексы нормаларына кертү карала.
Моннан тыш, Федераль законның сатып алуларны нормага салу һәм дәлилләү, сатып алуларны мәҗбүри иҗтимагый тикшерүгә кую, китерелгән товарга экспертиза үткәрү турындагы нигезләмәләренең заказчы тарафыннан үтәлмәве өчен административ җаваплылык билгеләнә.