2015 елның 29-30 июне көннәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова җитәкчелегендәге Россия делегациясе Япониядә эш сәфәрендә булды.
Бизнес-миссиянең төп максаты 2015 елның 29 июнендә Япониянең Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Тосинори Кобаяси белән уртак рәислектә КУЭ сорауларына багышланган III Россия-Япония диалогын үткәрү булды.
Шулай ук Япония кредит гарантияләре корпорацияләре федерациясе, Япония финанс корпорациясе, Япония кече һәм урта эшкуарлыгы һәм төбәк инновацияләре оешмасы җитәкчелеге белән очрашулар оештырылды.