Икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева «Казан йортлар төзелеше комбинаты» заводын ачу тантанасында катнашты

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Яңартылган «Казан йортлар төзелеше комбинатын» ачу Казанда «InterConPan-2015 – Россиядә эре панельле йортлар төзелешен үстерү» Халыкара конференциясен үткәрүгә туры китерелде.

«Казан ЙТК» КПД-3 заводы җитештерү мәйданчыгы базасында оештырылган. Модернизацияләү проекты «Ак Барс Девелопмент» компанияләре төркеме тарафыннан 2012 елда башланган. Программаны тормышка ашыру фин һәм немец белгечләре белән бергә башкарылган. Цехларга реконструкция үткәрелгән, яңа җиһазлар  урнаштырылган һәм монтажланган, бетон ясауның яңа технологияләре җитештерүгә кертелгән. Инвестицияләр күләме якынча  1,5 млрд сумны тәшкил иткән.

Модернизацияләү барышында хезмәт коллективы сакланып калган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International