Ставрополь крае делегациясенең Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында 2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Ставрополь краенда стратегик планлаштыру, фаразлау, һәм шулай ук административ реформа мәсьәләләре өчен җаваплы Ставрополь крае икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Абалешев белән эшлекле очрашу үткәрде.
ТР Икътисад министрлыгында 2015 елның 27 ноябрендә ТР икътисад министры Артём Здуновның Ставрополь крае Хөкүмәте рәисе урынбасары - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга җитәкчелегендәге Ставрополь крае делегациясе белән очрашуы уздырылды.
2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2015 елның 9 ае эчендә зыянга эшләгән һәм табышны киметүгә юл куйган мәгълүматлаштыру һәм элемтә предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
Утырышта Казан шәһәре, Арча һәм Түбән Кама муниципаль районнарының бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды.Утырышка предприятие җитәкчеләре һәм әлеге муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде.
Конкурска кергән гаризаларны карау һәм тавыш бирүләр нәтиҗәсендә агымдагы елда җиңүчеләр дип түбәндәгеләр табылды: «Иң яхшы КФҮ» номинациясендә – «КФҮ» ДБУнең Түбән Кама филиалы; «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» номинациясендә – Елена Хәнәфиева – «КФҮ» ДБУнең Түбән Кама филиалы баш белгече.
Казан федераль университетының (КФУ) Инновацияле үсеш идарәсе, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы һәм Татарстан Республикасы Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белән бергә, 2015 елның 27 ноябренннән «Эшкуарлык эшчәнлеге. Социаль эшкуарлык» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасына старт бирде.
Очрашу барышында үзара хезмәттәшлек тәртибенә караган сораулар тикшерелде. Фонд хезмәткәрләре Фонд эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән таныштырдылар, җаваплылык йөкләмәләрен бирү таләпләре һәм шартлары турында сөйләделәр, һәм шулай ук Фонд эшенә юридик затлар белән эшләү сыйфатын күтәрү һәм йөкләмәләрне бирүнең тизлеген арттыру максатында кертелгән төп үзгәрешләр хакында хәбәр иттеләр.
Очрашуда Стратегия 2030ны формалаштыруга карата төп якын килү ысуллары каралды, һәм шулай ук субъектларның социаль-икътисадый үсешенә кагылышлы сораулар тикшерелде.
Конференция кысаларында Интернет челтәрендә торгиларны урнаштыру өчен Россия Федерациясенең рәсми сайтының эшләве, аның мөмкинлекләре һәм үсеш перспективалары, Мәскәү өлкәсендә милек торгиларын оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе, төбәк мәгълүмат системаларын кертү һәм аларны интеграцияләү, әлеге өлкәдә монополиягә каршы контроль тәҗрибәсе турында докладлар ясау каралган.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә узачак семинарга чакыра. Семинарның темасы – «Халыкара контракт. Контракт буенча исәп-хисап формалары».