Икътисад министрлыгы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышында катнашты

2015 елның 27 ноябре, җомга


Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы узды. Ул «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын һәм пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан  кабул ителгән  чаралар турында»гы сорауларга багышланган иде.

Утырышта Казан шәһәре, Арча һәм Түбән Кама муниципаль районнарының бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды.Утырышка предприятие җитәкчеләре һәм әлеге муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде. 

Карау-тикшерү нәтиҗәләре буенча Координацион совет тарафыннан агымдагы түләмнәр буенча кайбер предприятиеләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырырга дигән карар кабул ителде.

Шул ук вакытта оешма җитәкчеләренә хезмәт хаклары һәм физик затларның кеременә салым түләмнәре, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәр буенча бурычларны агымдагы елның декабрендә каплау буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International