Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына җаваплылык йөкләмәләре (поручительстволар) бирү программасы буенча төзелгән килешү кысаларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО (алга таба – Фонд) хезмәткәрләре «Тимер Банк» АҖ вәкилләре белән очрашу оештырдылар. Очрашу барышында үзара хезмәттәшлек тәртибенә караган сораулар тикшерелде. Фонд хезмәткәрләре Фонд эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән таныштырдылар, җаваплылык йөкләмәләрен бирү таләпләре һәм шартлары турында сөйләделәр, һәм шулай ук Фонд эшенә юридик затлар белән эшләү сыйфатын күтәрү һәм йөкләмәләрне бирүнең тизлеген арттыру максатында кертелгән төп үзгәрешләр хакында хәбәр иттеләр. Шулай ук Фонд вәкиле «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ продуктлары турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Алар кредит һәм гарантия йөкләмәләре буенча банкларга өстәмә тәэмин ителеш бирүгә юнәлдерелгән, бу исә үз чиратында финанслар җәлеп итәргә яисә, үзенең җитәрлек күләмдәге тәэмин ителеше булмаганда, банк гарантияләре алырга мөмкинлек бирә.