Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәген сайладылар

2015 елның 27 ноябре, җомга


Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) аша гамәлгә ашыруны оештыруның иң яхшы үрнәкләрен, һәм шулай ук КФҮнең иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрен ачыклау һәм бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафынннан, 2014 елдан башлап, «Иң яхшы КФҮ» конкурсы оештырыла. башлады.

2015 ел дәвамында республиканың КФҮләр челтәре актив үстерелде. Бүгенге көндә барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында  «КФҮ» ДБУнең 50 филиалы ачылды, һәм шулай ук республиканың 280 авыл җирлегендә ераклаштырылган кабул итү тәрәзәләре эшли.

Конкурска кергән гаризаларны карау һәм тавыш бирүләр  нәтиҗәсендә агымдагы елда җиңүчеләр дип түбәндәгеләр табылды:
 «Иң яхшы КФҮ» номинациясендә – «КФҮ» ДБУнең Түбән Кама филиалы;
 «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» номинациясендә – Елена Хәнәфиева – «КФҮ» ДБУнең Түбән Кама филиалы баш белгече.

В Республике Татарстан выбрали лучший многофункциональный центр предоставления государственных и муниципальных услуг

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Конкурста катнашучылар тарафыннан, «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында («Иң яхшы КФҮ» һәм  «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» номинацияләре буенча) катнашу өчен гаризалар әзерләнеп, Россия Икътисадый үсеш министрлыгына юлланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International