Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте белән берлектә, хакимиятнең төбәк органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен конференция (алга таба – Конференция) үткәрә. Аның темасы: «Милек һәм милек хокукларын гамәлгә ашыру (сату) буенча дәүләт һәм муниципаль торгиларны мәгълүмати яктырту».
Конференция кысаларында Интернет челтәрендә торгиларны урнаштыру өчен Россия Федерациясенең рәсми сайтының эшләве, аның мөмкинлекләре һәм үсеш перспективалары, Мәскәү өлкәсендә милек торгиларын оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе, төбәк мәгълүмат системаларын кертү һәм аларны интеграцияләү, әлеге өлкәдә монополиягә каршы контроль тәҗрибәсе турында докладлар ясау каралган.