Ставрополь крае делегациясенең Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында 2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Ставрополь краенда стратегик планлаштыру, фаразлау, һәм шулай ук административ реформа мәсьәләләре өчен җаваплы Ставрополь крае икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Абалешев белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу кысаларында административ реформа, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне тормышка ашыру сораулары, һәм шулай ук Татарстан Республикасында һәм Ставрополь краенда хезмәт күрсәтүләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) аша гамәлгә ашыруның үзенчәлекләре каралды. Коллегаларны республикабызда КФҮ системасы эше белән таныштыру максатында очрашуда катнашучылар «КФҮ» ДБУнең Зареченский филиалында булдылар.