ТР Икътисад министрлыгында 2015 елның 27 ноябрендә ТР икътисад министры Артём Здуновның Ставрополь крае Хөкүмәте рәисе урынбасары - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга җитәкчелегендәге Ставрополь крае делегациясе белән очрашуы уздырылды.
Очрашу кысаларында Татарстанның төбәктә инвестицияле климатны яхшырту, кече һәм урта эшкуарлыкка һәм инфраструктураны үстерүгә ярдәм итү тәҗрибәсе күрсәтелде.
Аңа кадәр Ставрополь крае делегациясе вәкилләре «Химград» Технополисында, «КАИ-Лазер» ААҖндә, «Эйдос» Медицина фәннәре үзәге» Медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәгендә булдылар, «IT-парк», «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ, «КАМАЗ» АҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы эшчәнлеге белән таныштылар, һәм шулай ук Саба муниципаль районын барып күрделәр.