КФУда «Эшкуарлык эшчәнлеге. Социаль эшкуарлык» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасына старт бирелде

2015 елның 27 ноябре, җомга


Казан федераль университетының  (КФУ) Инновацияле үсеш идарәсе,  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы һәм Татарстан Республикасы Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белән бергә, 2015 елның 27 ноябренннән  «Эшкуарлык эшчәнлеге. Социаль эшкуарлык» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасына старт бирде.

Программаның максаты  – катнашучыларга социаль бизнес төзүдә гамәли күнекмәләр бирү. Студентлар тарафыннан үзләренең  социаль бизнес-проектларын әзерләү укуларның нәтиҗәсе булачак. 

Программа социаль эшкуарлыкның  бизнес-моделе; социаль эшкуарлар эшчәнлегенең хокукый аспектлары; социаль эшкуарлыкта инновацияләр һәм интеллектуаль милек; инвестицион проектлау кебек темаларга караган лекцияләр курсын үз эченә ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International