Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы баланс комиссиясе утырышында катнашты

2015 елның 27 ноябре, җомга


2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2015 елның 9 ае эчендә зыянга эшләгән һәм табышны киметүгә юл куйган мәгълүматлаштыру һәм элемтә предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.

Киңәшмә барышында предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләренең кимүенә һәм зыянга эшләүгә йогынты ясаган сәбәпләр тикшерелде, һәм шулай ук мәгълүматлаштыру һәм элемтә предприятиеләре эшчәнлеген яхшырту буенча күрелергә тиешле чаралар каралды. Предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрендә табышларның кимүенең һәм зыянга эшләүнең төп сәбәпләре элемтә объектларын төзүгә һәм аларны эксплуатацияләүгә, абонент базасын үстерүгә юнәлдерелгән хезмәтләрне алга этәрүгә һәм сату челтәрен киңәйтүгә  киткән  чыгымнарга бәйле. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International