Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә сатып алуларны башкару өчен электрон сәүдә мәйданчыгын сайлап алу турындагы сорау буенча аңлатма бирде.
2015 елның 1 декабрендә Казанда, «Пирамида» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды ТР Икътисад министрлыгы химаясендә «Россиянең яшь эшкуары – 2015» бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Каты коммуналь калдыкларның күләмен һәм (яки) массасын коммерция ягыннан исәпкә алу кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гаммәви консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате керде.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Бизнес-десант» белем бирү проекты вәкилләре Түбән Кама, Әгерҗе һәм Яңа Чишмәдә булдылар.
2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2015 елның 9 аенда зыянга эшләүгә һәм табышның кимүенә юл куйган транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау сорауларына багышланган баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче кертемнәрен (авансны) түләү чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында уздырыла торган конкурсның икенче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясе утырышының турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карый аласыз.
2015 елның гыйнвар – октябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2 нче урын) һәм Түбән Кама (3 нче урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны билиләр. 2015 елның гыйнвар – октябрь айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Чистай (+9 позиция) һәм Зәй (+5 позиция) муниципаль районнары ирешкән.
«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче кертемнәрен (авансны) түләү чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында уздырыла торган конкурсның икенче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясе утырышының турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карый аласыз:https://livestream.com/accounts/10576116/events/4550479.
2015 елның 27 ноябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә үткәреләчәк семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «Халыкара йөк ташулар».