«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә узачак семинарга чакыра. Семинарның темасы – «Халыкара контракт. Контракт буенча исәп-хисап формалары».
Спикер буларак ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Хокукый үзәгенең тышкы сәүдә һәм халыкара хосусый хокук буенча киңәшчесе Олег Еливанов чакырылган.
Чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Пушкин ур., 18. Тренинг 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү вакыты: 9:30. Уку нәтиҗәләре буенча һәр тыңлаучы катнашучы сертификатына ия була.
Әлеге чарада катнашу бушлай.
Әлеге чараның мөһимлеген игътибарга алып, Сезне 30 ноябрьгә кадәр, теркәлү формасын тутырып, аны түбәндәге адрес буенча юллавыгызны сорыйбыз: clubexport.rt@gmail.com
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Регина Гарәфиевага мөрәҗәгать итә аласыз: тел.: +7 (927)-037-53-47.
Теркәлү формасы
Чара программасы