2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү тәҗрибәсен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Саха (Якутия) делегациясе белән очрашуда тәкъдир иттеләр

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015 елның  26 ноябрендә тәҗрибә уртаклашу максатларында  Саха (Якутия) Республикасы  делегациясе белән  2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү  сораулары буенча очрашу оештырылды.

Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе урынбасары Ольга Семёнова, «Саха (Якутия) Республикасының стратегик тикшеренүләр үзәге» ДАУ җитәкчесе  Валентина Кондратьева, «Саха (Якутия) Республикасының стратегик тикшеренүләр үзәге» ДАУ җитәкчесе  урынбасары Туйара Торговкина, Саха (Якутия) Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашуда Стратегия 2030ны формалаштыруга карата төп якын килү ысуллары каралды, һәм шулай ук субъектларның социаль-икътисадый үсешенә кагылышлы сораулар тикшерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International