Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: 2016 елдан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге кайбер филиалларында Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге – Дәүләт учреждениесе хезмәтләрен күрсәтү оештырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларга, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә, «АйТиИ» ҖЧҖ тарафыннан 2016 елда Мәскәүдә оештырылачак халыкара азык-төлек күргәзмәләре турында хәбәр итә.
«Норматив хокукый актлар экспертизасы һәм норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү турындагы Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 30 декабрендәге 447-ФЗ номерлы Федераль закон белән эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек сорауларына кагылышлы Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актларын әзерләү процедурасына үзгәрешләр кертелде.
Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә 2016 елның 14 гыйнварында «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» Гайдар форумы» Халыкара конференциясен уздыру кысаларында «Иннокам территориаль-аерымланган инновацияле җитештерү үзәген төзү стратегиясе» темасына багышланган панель дискуссия оештырыла. Анда Иннокам Концепциясе проекты һәм Кама агломерациясе үсешенең өстенлекле проектлары тәкъдир ителәчәк.
Бүген, 2016 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Гайдар форумы кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе Квалификацион комитетының күчмә утырышын үткәрде. Утырыш РИТА катнашында РАНХиГС тарафыннан эшләнә торган «Россия төбәкләрендә инновацияле бизнес» рейтингының якынча нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган иде.
Бүген, 2016 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларында «Россия төбәкләрендә инновацияле бизнес» рейтингы тәкъдир ителгән түгәрәк өстәл үткәрде. Рейтинг Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА) катнашында Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) тарафыннан эшләнгән иде. Презентациядә шулай ук РАНХиГС ректоры Владимир Мау, РИТА әгъзалары булган төбәк вәкилләре, экспертлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумында катнашты.
2016 елның 31 маеннан 2 июненә кадәр Санкт-Петербургта, «Экспофорум» конгрес-күргәзмә үзәгендә, InterFood St. Petersburg дип аталган Азык-төлек продуктлары, эчемлекләр һәм азык-төлек сәнәгате җиһазларының 20нче Халыкара күргәзмәсе оештырыла.
Ел саен уздырыла торган «Мин Бизнесмен 2016» видеороликлар конкурсына старт бирелде. Эшкуарларның үз бизнесларын үстерү максатына 300, 200 һәм 100 мең сум алу мөмкинлекләре бар. Моның өчен бары тик үз эшең турында кызыклы видео гына төшереп җибәрергә кирәк.
Иртәгә, 2016 елның 13 гыйнварында, Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумы үз эшен башлап җибәрә. Форум өч көн дәвам итәчәк һәм, замана куйган яңа таләпләрне исәпкә алып, киләчәктә социаль-икътисадый өлкәнең үсеш перспективаларын тикшерүгә багышланачак. Форум мәйданчыкларында чит ил һәм үзебезнең экспертлар, сәясәтчеләр һәм бизнесменнар чыгыш ясаячак.