2016 елның 31 маеннан 2 июненә кадәр Санкт-Петербургта, «Экспофорум» конгрес-күргәзмә үзәгендә, InterFood St. Petersburg дип аталган Азык-төлек продуктлары, эчемлекләр һәм азык-төлек сәнәгате җиһазларының 20нче Халыкара күргәзмәсе оештырыла.
Күргәзмәнең оештыручысы «Примэкспо» компаниясе Татарстан Республикасы эшкуарларын әлеге чарада катнашырга чакыра. Коллектив экспозициядә катнашучылар өчен күргәзмәдә катнашуның махсус шартлары турында килешергә мөмкин.
Татарстан предприятиеләрен шулай ук күргәзмә кысаларында узарга тиешле «InterFood St. Petersburgның иң яхшы продукты» конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста катнашу республика предприятиеләре җитештергән продукциянең югары сыйфатын расларга һәм сатып алучыларның ышанычын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.