Бүген, 2016 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Гайдар форумы кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе Квалификацион комитетының күчмә утырышын үткәрде. Утырыш РИТА катнашында РАНХиГС тарафыннан эшләнә торган «Россия төбәкләрендә инновацияле бизнес» рейтингының якынча нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган иде.
Рейтингның максатчан аудиториясе – инновацияле компанияләр, эшкуарлар, технологияләрне эшләүчеләр. Рейтингның билгеләнеше – инновацияле бизнесны кайда алып баруның файдалы булуын күрсәтү, төбәкләрдәге реаль вазгыятьне, инновацияле эшчәнлек нәтиҗәләрен чагылдыру.
Рейтинг кысаларында төбәктә югары технологияле компанияләр тарафыннан алып барылган бизнес шартларын һәм нәтиҗәләрен чагылдыра торган ике субрейтингны формалаштыру планлаштырыла.
Комитет утырышы эшендә Ассоциациядә катнашучы төбәкләр вәкилләре, РАНХиГС экспертлары, чакырылган кунаклар катнашты. Киңәшмәдә РИТА Күзәтчелек советы әгъзасы, Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, РАНХиГС экспертлары Вера Баринова, Роза Семенова, Степан Земцов, РИТА Квалификацион комитеты әгъзалары, Ульяновск, Новосибирск, Самара өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады.