Гайдар форумы-2016 кысаларында Иннокам территориаль-аерымланган инновацияле җитештерү үзәген төзү стратегиясен тикшерәчәкләр

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе


Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә 2016 елның 14 гыйнварында  «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» Гайдар форумы» Халыкара конференциясен уздыру кысаларында  «Иннокам территориаль-аерымланган инновацияле җитештерү үзәген төзү стратегиясе» темасына багышланган панель дискуссия оештырыла. Анда Иннокам Концепциясе проекты һәм Кама агломерациясе үсешенең өстенлекле проектлары тәкъдир ителәчәк.

Әлеге Концепциянең максаты – сәнәгать һәм югары технологияле кластерларны үстерү һәм тупланган сәнәгый һәм технологик потенциалны халыкның югары тормыш сыйфатына нәтиҗәле рәвештә трансформацияләү хисабына Россиядә әйдәп баручы инновацияле-җитештерү үзәген төзү. Куелган максатларга ирешү өчен, Концепция булган  «тар урыннарны» юкка чыгаруны, гамәлдәге инфраструктур, социаль һәм экологик чикләүләрне алып ташлауны, барлыкка килгән өстенлекләрне тарату-җәелдерүне һәм каралган барлык  юнәлешләрнең координацияләнгән үсешеннән нәтиҗәдә сыйфат ягыннан яңа системалы эффект (агломерацион һәм кластер) алуны күз уңында тота.

Файдалы һәм нәтиҗәле диалогка ирешү өчен, дискуссиягә федераль, төбәк һәм муниципаль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләре, һәм шулай ук үсеш институтлары, илнең әйдәп баручы вузлары җитәкчеләре, чит ил һәм Россия экспертлары чакырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International