Иннокам территориаль аерымланган инновацияле җитештерү үзәген төзү стратегиясен «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумында тикшерәчәкләр

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе


Иртәгә, 2016 елның 13 гыйнварында, Мәскәүдә  «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумы үз эшен башлап җибәрә. Форум өч көн дәвам итәчәк һәм, замана куйган  яңа таләпләрне исәпкә алып, киләчәктә социаль-икътисадый өлкәнең үсеш перспективаларын тикшерүгә багышланачак. Форум мәйданчыкларында чит ил һәм үзебезнең экспертлар, сәясәтчеләр һәм бизнесменнар чыгыш ясаячак.

Форумда Татарстан дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары вәкилләре, вузлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчелеге катнашачак. Татарстан Республикасы делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International