Бүген, 2016 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларында «Россия төбәкләрендә инновацияле бизнес» рейтингы тәкъдир ителгән түгәрәк өстәл үткәрде. Рейтинг Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА) катнашында Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) тарафыннан эшләнгән иде. Презентациядә шулай ук РАНХиГС ректоры Владимир Мау, РИТА әгъзалары булган төбәк вәкилләре, экспертлар катнашты.
Рейтингның төп максаты – инновацияле бизнесны үстерү шартларын һәм нәтиҗәләрен ачыклау. Рейтинг югары технологияле компанияләр эшчәнлеген чагылдыра, чөнки ил икътисадын үстерүгә алар шактый өлеш кертә, импортны алыштыруда зур роль уйный. Рейтинг югары технологияле компанияләрнең үсеш потенциалын бәяләүне күз уңында тота, һәм шулай ук аларның үсеш нәтиҗәләрен һәм икътисадка керткән өлешләрен бәяли.