Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: 2016 елдан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге кайбер филиалларында Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге – Дәүләт учреждениесе хезмәтләрен күрсәтү оештырыла.
Гариза бирүчеләр Казанда түбәндәге адрес буенча урнашкан КФҮ офисларына мөрәҗәгать итә алалар: Авангардная ур., 74; Җиңү пр., д. 100; Гагарин ур.,103. Шулай ук Социаль иминият фондының гражданнарның аерым категорияләрен тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү һәм дәвалану өчен шифаханә-курортларга юллама бирү буенча кайбер социаль хезмәтләрен сорап, Яр Чаллы шәһәрендә дә түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Яр Чаллы ш., Гидростроителей ур., 10.