«Мин Бизнесмен 2016» видеороликлар конкурсында эшкуарлар үз бизнеслары турында сөйләгәннәре өчен 300 мең сум алырга мөмкиннәр

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе


Ел саен уздырыла торган «Мин Бизнесмен 2016» видеороликлар конкурсына старт бирелде. Эшкуарларның үз бизнесларын үстерү максатына 300, 200 һәм 100 мең сум алу мөмкинлекләре бар. Моның өчен бары тик үз эшең турында кызыклы видео гына төшереп җибәрергә кирәк. 

Конкурсны Контур СКБ IT-компаниясе,  «Опора России» Кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы белән бергә, дүртенче ел рәттән оештыра. Катнашу шарты үзгәрешсез кала —  билгеле бер датага кадәр үз бизнесың турында кызыклы итеп төшерелгән өч минутлык ролик юллау.  Шулай да бу юлы конкурста кече бизнес ияләре генә түгел, кызыклы бизнес-идеяләре булганнар да катнаша ала — алар өчен махсус номинация булдырылган. Үз роликларында аларга эшли торган бизнес турында түгел, бәлки эшкуарлык идеясе, уй-ният турында сөйләргә кирәк булачак. 

Видеороликлар үрнәкләрен һәм конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: www.kontur.ru/ib. Конкурс эшләре 2016 елның 21 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак 2016 елда март аеның беренче  атнасында ясалачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International