Киңәшмә барышында оешмаларның финанс нәтиҗәләренең кимүенә йогынты ясаган сәбәпләр тикшерелде, һәм шулай ук төзелеш комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм хезмәт хаклары, бюджетка түләүләр буенча бурычларны юкка чыгару буенча күрелергә тиешле чаралар каралды.
Казанда «Татарстанның кече бизнесы: 2015 елда күпме эшләдек һәм күпме югалттык?» дип аталган «түгәрәк өстәл» узды. Чараны төбәкнең кече эшкуарлыгына хас төп проблематиканы ачыклау буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән уртак проект кысаларында «Реальное время» интернет-газетасы оештырды.
2015 елның 15-16 декабре көннәрендә Роспатент, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы белән бергә, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан юридик институты катнашлыгында «Кече һәм урта предприятиеләр өчен интеллектуаль милек» дип аталган ике көнлек семинар үткәрә.
2015 елның 9 декабрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Дәүләт граждан хезмәткәрләренең эштә үз-үзләрен тотуга карата таләпләрне һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү комиссиясенең берләштерелгән утырышы үткәрелә һәм онлайн режимда трансляцияләнә.
«Эшкуарлык субъектларының Россия кредит оешмаларыннан җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләүгә бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» чарасы кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясенең 2015 елның 11 декабрендә 10:00 сәгатьтә (үткәрелү адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет) уздырылачак утырышының турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: https://livestream.com/accounts/10576116/events/4571760.
Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркында 2015 елның 10 декабрендә, Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсешенең Кама үзәге һәм Татарстан Республикасы цифрлы технологияләр үзәге башлангычы белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә, Яр Чаллы һәм «Кама аръягы» регионы Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашлыгында Татарстан Республикасы машина төзелеше кластер форумы оештырыла.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 2015 елның 11 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Европа берлеге һәм Россия: йөкләр ташыганда таможя аша узу».
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 2015 елның 10 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Европа берлеге илләренә ничек экспортларга. Ихтимал булган хәвефләр».
«Эшкуарлык субъектларының Россия кредит оешмаларыннан җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләүгә бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының икенче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 11 декабрендә 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет.
Югарыда аталган үзгәрешләр сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, транспорт, җәмәгать туклануы һәм башка объектларны реконструкцияләүгә һәм капиталь төзекләндерүгә рөхсәт алу процедурасының инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру таләпләрен саклау өлешенә кагыла, ул төзүче һәм проектлаучы оешмаларның гамәлләрен генә түгел, заказчыларныкын да регламентларга тиеш.