«АйТиИ» ҖЧҖ Татарстан Республикасы предприятиеләрен халыкара азык-төлек күргәзмәләрендә катнашырга чакыра

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларга,  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә, «АйТиИ» ҖЧҖ тарафыннан 2016 елда Мәскәүдә оештырылачак  халыкара азык-төлек күргәзмәләре турында хәбәр итә.  

Әлеге чаралар авыл хуҗалыгы азык-төлек комплекслары белгечләренә йөз тота һәм  терлекчелек, аквакультура һәм азык-төлек продуктлары җитештерү җиһазларын һәм технологияләрен, һәм шулай ук әзер продукция тәкъдим итә.

2016 елда «АйТиИ» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы азык-төлек күргәзмәләрен үткәрү графигы:
2016 елның 1-4 марты, Сөт һәм ит индустриясе 2016 -  Терлекчелек, сөт һәм ит җитештерүе өчен җиһазлар һәм технологияләр буенча 14нче Халыкара күргәзмә, Мәскәү, Крокус Экспо;
2016 елның 1-4 марты, Ingredients Russia 2016 – Азык-төлек ингредиентлары буенча 19нчы Халыкара күргәзмә, Мәскәү, Крокус Экспо;
2016 елның 1-4 марты, FoodService/ IFFF Moscow 2016 – Кафе, пекарня һәм тиз туклану рестораннары өчен җиһазлар, продукция һәм хезмәт күрсәтүләр буенча 6нчы күргәзмә, Мәскәү, Крокус Экспо;
2016 елның 14-16 июне, RosUpak 2016 – Төрү индустриясе буенча 21нче Халыкара күргәзмә, Мәскәү, Крокус Экспо;
2016 елның 12-15 сентябре, Fishtech 2016 – Балык һәм диңгез продуктларын үстерү, табу һәм эшкәртү өчен җиһазлар һәм технологияләр буенча 2нче  Халыкара күргәзмә, Мәскәү, Экспоүзәк;
2016 елның 12-15 сентябре, WorldFood Moscow 2016 – Азык-төлек һәм эчемлекләр буенча Халыкара күргәзмә, Мәскәү, Экспоүзәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International