Законнарга НХА проектларының җайлау йогынтысын бәяләүгә һәм НХА экспертизасына бәйле үзгәрешләр кертелде

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе


«Норматив хокукый актлар экспертизасы һәм норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү турындагы  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 30 декабрендәге 447-ФЗ номерлы Федераль закон  белән эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек сорауларына кагылышлы Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актларын әзерләү процедурасына үзгәрешләр кертелде. 

Әйтик, 2016 елның 1 гыйнварыннан төбәк салымнарын һәм федераль салымнар буенча салым ставкаларын, һәм шулай ук бюджет хокуклары өлкәсен көйли торган закон проектларына карата җайлау йогынтысын бәяләү (ҖЙБ) процедурасын үткәрү мәҗбүри саналмаячак. Шундый ук үзгәрешләр  муниципаль актлар проектларына карата ҖЙБ процедурасын үткәрү өлешендә «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законга да кертелә. 

Моннан тыш, эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлекне гамәлгә ашыру сорауларына кагылышлы муниципаль НХАга экспертиза үткәрү турындагы таләп бары тик Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләре – шәһәр округлары өчен генә мәҗбүри дип билгеләнә. Мондый актларга экспертиза үткәрү Россия Федерациясе субъекты законы белән расланган исемлеккә кертелгән шәһәр округлары һәм муниципаль районнар өчен генә мәҗбүри була.

Якын араларда тиешле үзгәрешләр Татарстан Республикасының  ҖЙБ сорауларын көйли торган законнарына кертеләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International