Татарстан делегациясе «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумы ачылышында катнашты

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан  делегациясе «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумында катнашты. 

Форум 13-15 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә, Россия  Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданчыгында (РАНХиГС) уздырылды.

Форумның пленар дискуссиясендә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. 

Үз чыгышының башында Дмитрий Медведев, кризис шартларында реформаларны тормышка ашыру  һәм халыкның тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюен туктату буенча  эш таләп ителә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, Россия икътисадында уңай үзгәрешләр күзәтелә:
- Россия дәүләт бурычы иң аз һәм алтын-валюта запасы иң зур булган илләр унлыгына керә;
- банк секторы тотрыклы эшли;
- нефть-газ рентасының китүенә карамастан, бюджет балансланган;
- Россия икътисадының кайбер тармакларының нәтиҗәлелеге арта, шул исәптән авыл хуҗалыгында, химия сәнәгатендә, машина төзелеше комплексында.

Дмитрий Медведев шунысын да ассызыклады: импортны алыштыру буенча тармак планнарын гамәлгә ашыру дәвам иттереләчәк, ләкин көндәшлеккә сәләтле компанияләргә генә ярдәм күрсәтеләчәк. Үзенең чыгышына йомгак ясап, ул югарыда аталганнарның икътисадның кризиска яраклашуының беренче билгеләре булуын билгеләп үтте. Узган елның төп нәтиҗәсе федераль бюджет структурасының нефть-газ секторына бәйле булмаган керемнәрнең өстенлеге ягына авышуы булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International