ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы операторы вәкаләтләрен башкару кысаларында Федераль казначылык тарафыннан товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында  мәгълүмат урнаштыру өчен «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясенең Рәсми сайтын  (www.zakupki.gov.ru) (Рәсми гомумроссия сайты) эксплуатациядән чыгару турында һәм  сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын эксплуатациягә кертү турында боерыклар расланды.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына смета нормалаштыруы сорауларын көйләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын ясау буенча эшне оештыруның ветеринария кагыйдәләрен һәм Бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын электрон формада ясау тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Транспорт чараларында урнаштырыла торган тахографларга карата таләпләрне, тахографлар белән җиһазландырыла торган транспорт чаралары категорияләрен һәм төрләрен, транспорт чараларына урнаштырылган тахографларны куллану, аларга хезмәт күрсәтү һәм алар эшенә контрольлек итү кагыйдәләрен раслау турында» 2013 елның 13  февралендәге 36нчы боерыгына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде.

Казан (Идел буе) федераль университетының Югары бизнес мәктәбендә 2015 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры  Илшат Гафуровның очрашуы узды.


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елда, smb.tattis.ru порталын кулланып эшли башлаганнан бирле (торгиларга беренче язылудан башлап), предприятиеләр тарафыннан Татарстан Республикасы көйләнешле заказчылары белән  (44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча) 10,8 млрд сумлык контракт имзаланганнар, шуларның 10,3 млрд сумлыгы  – Татарстан Республикасы резидентлары белән. Smb.tattis.ru порталында эшләүче Татарстан Республикасы резидентлары булган оешмалар арасында 70%тан артыгы – кече бизнес предприятиеләре.

Россия  Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 4 декабрендәге 2488-р номерны күрсәтмәсе белән дәүләт һәм муниципаль милекне электрон формада сатуны оештыруда катнашучы юридик затлар исемлеге расланды. 

2015 елның 22 декабрендә Башкарма хакимият федераль органнарының Контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү буенча подкомиссиясенең Россия Федерациясе министры Михаил Абызов рәислегендәге утырышында 2016-2017 еллар өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча “юл картасы” проекты, һәм шулай ук тикшерүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча методик киңәшләр тәкъдим ителде.

«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ, Россия Федерациясе Үзәк Банкы белән уртак,  кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасын раслады һәм эшләтеп җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International