2016 елның 19 февралендә Красноярск икътисадый форумы кысаларында социаль эшкуарлык өлкәсендә проектларның бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
2016 елның 19 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов җитәкчелегендә эшче киңәшмә оештырылды. Ул «ПОЗиС» АҖ дәүләт ярдәме чараларын эшләү турындагы сорауларга багышланган иде.
Бүген, 2016 елның 19 февралендә, 2016 елгы Красноярск икътисадый форумының төп көне үтте, ул геосәяси трендлар шартларында Россиянең киләчәгенә багышланган ТАСС иртәнге эшлекле ашыннан башланып китте.
Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган 3 банк гариза тапшырды.
2016 елның 18 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына торак биналарны бушлай хосусыйлаштыру вакытын озайту турында закон проекты кертелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 19 февралендә республикага эш визиты белән килгән Чиләбе өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре белән очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә «ALTRANS» рельслы пассажир транспорты өлкәсенә караган предприятиеләр төзү сорауларына багышланган киңәшмә узды.
2016 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алу буенча ХII ачык конкурс игълан ителә. Катнашучылар өчен конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары www.pcq.ru сайтында гариза формасы белән бергә урнаштырылган кулланмада билгеләнгән.
Утырышта социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның хезмәт сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасын, социаль сфера оешмалары эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгын, шул исәптән эш сыйфатын бәйсез бәяләүнең нәтиҗәләре турында үзләренең рәсми сайтларында мәгълүмат урнаштыру юлы аша, формалаштыруга кагылышлы сораулар, һәм шулай ук әйдәп баручы Россия университетларын үстерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруга караган мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстан Республикасының ел саен Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашуы кысаларында, 16 февраль көнне конкурс процедураларының чираттагы этабы – конкурс комиссиясе әгъзаларының Татарстан Республикасы вәкиле - «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең КФҮ» БДУнең Түбән Кама филиалы хезмәткәре Елена Хәнәфиева белән индивидуаль әңгәмәсе оештырылды.