2016 елның 19 февралендә Красноярск икътисадый форумы кысаларында социаль эшкуарлык өлкәсендә проектларның бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
«Социаль ярдәмгә мохтаҗ затлар өчен физик культура һәм массакүләм спорт өлкәсендә елның иң яхшы социаль проекты» номинациясендә «Өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен спорт-савыктыру дәресләрен оештыру» дип аталган проект җиңде. Ул «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең «Социаль эшкуарлык һәм ирекле катнашу» проекты кысаларында Татарстан Республикасының Социаль өлкәдәге инновацияләре үзәге һәм Казан федераль университеты ярдәмендә әзерләнгән һәм гамәлгә ашырыла.
Проект авторына дипломны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович тапшырды.