Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика территориясендә пассажир рельслы транспорт тармагы предприятиеләрен төзү сораулары тикшерелде

2016 елның 19 феврале, җомга


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның  18 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә «ALTRANS» рельслы пассажир транспорты өлкәсенә караган предприятиеләр төзү сорауларына багышланган киңәшмә узды. 

Проектның максаты – муниципаль юл хезмәтләре күрсәтүне үстерү һәм  алга киткән транспорт инфраструктурасы булган дөнья шәһәрләре ия халыкара сыйфат стандартларына ирешү, дөнья күләмендә заманча, көндәшлеккә ия рельслы транспорт системаларын эшләү. 

Проектның инициаторлары - «Sames rail systems» (Германия Федератив Республикасы)  һәм «Astra Calatori» (Румыния Республикасы) Европа компанияләре, Мәскәүнең «Җәмәгать рельслы транспорт фәнни-проект үзәге» ҖЧҖ компаниясе белән уртак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International